Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Сораштыру үткәрелгән казанлыларның 34 проценты 2025 елда керемнәр үсешен билгеләп үткән

Казан халкының өчтән береннән артыгы (36%) 2025 елда аларның керемнәре үзгәрмәгән,

34% үсеш күзәтелгән, ә 30 проценты – кимегән, дигән. Бу хакта «Татар-информ» карамагында булган «Сравни» финанс маркетплейсын тикшерү мәгълүматлары сөйли.

Шул ук вакытта респондентларның яртысы диярлек (48%) аларның керемнәре чыгымнарга пропорциональ рәвештә арта, дип билгеләп үтте,  32 проценты 2024 ел башы белән чагыштырганда экономияләргә мәҗбүр, дип белдерде. Тагын 20% акча аларга һәрвакыт җитми һәм бу вәзгыять элеккечә кала, дип таныган.

Экономияләүнең төп сәбәбе дип казанлылар товарларга бәяләр артуны атаган: сораштырылучыларның 49% ы шулай дип җавап биргән. Әһәмиятлелеге буенча икенче фактор – керемнәрнең кимүе, дип билгеләгәннәр  тикшеренүдә катнашучыларның 21% ы. Шул ук вакытта респондентларның 30% ы чыгымнарны кыскартырга туры килмәде, дип хәбәр иткән.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев