Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышлы авылында “Җиңү поезды” патриотик фестиваль-марафон үтте (+фотолар)

Сугышлы авылы китапханәсендә бүген патриотик, батырлык, туган илне ярату хисләре белән сугарылган чара узды.

Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрләре Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар планы буенча “Җиңү поезды” фестиваль-марафонын башлады. Бу патриотик проект – тәгәрмәч өстендә, ягъни әлеге фестиваль бер мәйданчыктан икенче мәйданчыкка күчеп йөриячәк, барлыгы  9 мәйданчыкта узачак. Һәр тукталышта  Бөек Ватан сугышы турында истәлекләрне яңартачаклар, Җиңү китерүчеләр турында сөйләячәкләр.

Мондый фестивальнең беренчесе Кирлегәч авылында узган иде. Анда Сарабиккол, Кирлегәч, Урмышлы китапханәчеләре "Мәңге сүнми торган хәтер" театральләштерелгән күренеш тәкъдим итте.

Бүген исә Сугышлы китапханәсе марафонны кабул итеп алды.

Сугышлы, Тимәш, Глазово, Юлтимер, Керкәле, Шөгер китапханәләре бергә “Каһарманнар даны мәңгелек” театральләштерелгән күренеш тәкъдим итте.

Чара барышында Бөек Ватан сугышы елларына, Әфган сугышына, шулай ук бүгендә көндә илебездә барган махсус хәрби операциягә тукталдылар.

Кич утырып хатын-кызларның сугыштагылар өчен оекбаш бәйләүләре, ана кешенең улына атап язган шигырен сөйләве – барысы да күңел тетрәндергеч күренешләр.

Чарада җырлар яңгырады. Гүзәл затларның диңгезчеләр биюен башкаруы да фестивальгә ямь кертте.

 

Фестиваль-марафон турында “Заман сулышы” газетында, киләсе санда, 21 февральдә тулырак  язма булачак.
Розалия Мостафина, автор фотолары

фотолар Галереядә, түбәндәрәк

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев