Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышлы мәдәният йорты үсеп килүче буынны элеккеге көнкүреш җиһазлары белән таныштыра

Сугышлы авылындагы музей экспонатларга бай, биредә элек халык көнкүрештә кулланган кораллар - экспонатлар бар.

Әйтик, табагач, казан, йон эрләү кабасы, иләкләр. Шулай ук төрле размерда чабаталар күрергә була монда.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга каба, май язу (гөбе) кебек әйберләрне күрсәтеп, аларның нәрсә өчен кулланылганын сөйләделәр. Алар өчен йон эрли торган каба турында сөйләү бигрәк тә кызыклы булган.

Милли мәдәнияте, теле, сәнгате, традицияләре, гореф- гадәтләре, легендалары, дине яшәгәндә халык та яши.

Фотолар: Сугышлы мәдәният йортыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев