Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шушма елгасында су биеклеге якынча 1 метрга күтәрелгән

“Әгәр безнең яктагы елгаларда һәм күлләрдә су 3,5 метрга кадәр күтәрелсә, хәл кискенләшә, әмма андый хәл булмаячак. Иң күп дигәндә, 1,5 - 2 метрга күтәрелер. Борчылырга кирәкми”, - ди 7нче зональ коткару-эзләү отряды начальнигы Салих Сахапов.

Аның әйтүенчә, һәркөнне су объектларында мониторинг алып барыла. Хәзерге вакытта һава торышы апрель башындагы кебек. “Шушма елгалары март ахырында ачылыр дип  көтелә. Зур су көтелми. Көздән җир бик нык туңып калмады, су яхшы сеңә», - ди Салих Сахапов.

Шуңа да карамастан, муниципалитет, махсус хезмәтләр, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм 7 нче коткару-эзләү отряды югары әзерлек режимындатора. Алдан фаразланганча, безнең районның 15 авылы су басу ихтималы булган зоналарга эләгә. Бүген аерым игътибар зонасында Керкәле, Сугышлы, Яңа Иштирәк, Сарабиккол, Урдалы торак пунктлары бар.

Салих Сахапов әйтүенчә, 2023 елгы су басуга әзерлек максатыннан узган елның көзендә авыл җирлекләре башлыклары ярдәмендә авыл халкы көче белән 12 километрдан  артык елга сулары чистартылган. Шулай ук Урдалы авылында 1нче участокта 250 метр озынлыктагы тирәнәйтү эшләре башкарылган. Алдан ук районда урнашкан ике гидротехник корылманы тикшергәннәр (Зәй-Каратай һәм Иске Писмән).

Гидрологик хәлне контрольдә тоту өчен 14 марттан берничә күзәтү посты эшли, алар: Сугышлыда, Сарабикколда, Иске Иштирәк һәм Бәкер, Керкәледә. Моннан тыш Зәй-Каратай белән Иске Писмән плотиналары да күзәтүдә тора.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 01, 112, 2-75-77 телефоннары аша шалтыратырга кирәк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев