Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

СВО зонасында булган хәрби якташыбыз, Сарабиккол егете ярдәм сорый

Игелек кылыйк.

Сарабиккол егете, якташыбыз Ранис хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында.  Ул менә өченче ел илебез сагында.

Аның әнисе – Айсылу ханым улы хәрби операциягә киткәч, солдатларга дип гуманитар ярдәм оештыруга алынды.  Икенче ел инде игелекле Сарабиккол авылы һәм тирә-як авыллар ярдәме белән гуманитар ярдәм әзерлиләр. 

Күптән түгел улы Ранис әнисе белән элемтәгә чыккач, үзләренең частьләренә, иптәшләренә ярдәм кирәген әйткән. 

“Моңа кадәр аның алай ярдәм сораганы булмады.  Мин дә улым өчен дип, халыктан ярдәм сорамадым. Бүгенге көндә аларга повербанклар, генраторлар, удлинительлләр һәм башкасы кирәк. “Күпме җибәрә алабыз, улым, тырышырбыз”, дип җавап бирдем. Мин үзем генә дә бу кадәр әйберләр алып җибәрә алмыйм. Шуңа ярдәм сорарга мәҗбүр булдым. Ил төкерсә, күл була, диләр бит. Кемнәр ярдәм итәргә мөмкинлеге бар, зинһар, дип сорыйм”, - ди Айсылу ханым.

Ярдәм итәргә теләүчеләр акча күчергәндә назначение платежа дигән җиргә “СВО Ранис” дип язарга кирәк. Бу – мөһим. 

Сбербанк картасына
2202203614344986
Эльмира Растамовна  Уламасова (сбербанк)
“Сво Ранис”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев