Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: Дөнья буйлап атлый Сабантуй

Милли бәйрәмебез - Сабантуйга бүләк.

Якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаров Сабантуй бәйрәмнәре белән котлап, шигъри күчтәнәчләр җибәрде.


Сабантуй
Менә бүген, менә шушы мәлдә
Күңелемдә балкый якты уй.
Кулларына чиккән сөлге тотып,
Дөнья буйлап атлый Сабантуй!

Табанында үлән чыгын тоеп,
Көндәшенең алып биленнән,
Чиста итеп аркасына салган,
Чын көрәшче, алып диелгән.

Татар каны уйный тамырларда,
Иярләгез акбүз байталны.
“Халкым” диеп җан атучы ирләр
Бәйгеләрдән читтә каламы?

Күңелләргә сахра җиле керде,
Сыеп булмый бүген өйләргә.
Урын түрдән тансык тальяннарга,
Гасырлардан килгән көйләргә.

“Шөгер”ләре, “Шахта”лары барның
Рухы таза булу начармы?
Бөек моңы, милли горурлыгы
Аягында тота татарны!

Бил бирмәдек хәтәр алышларда,
Нык бәдәнле, корыч билле без.
Кунак каршылыйбыз табын корып,
Ватанлы без, шөкер илле без!

Менә бүген, менә шушы мәлдә
Күңелләрдә балкый якты уй.
Кулларына чиккән сөлге тотып,
Дөнья буйлап атлый Сабантуй.

 

Мәйданнарда гөрли Сабантуй

Кара буразнадан атлаганда
Изге җир дип йөрттек без аны.
Сабан туе матур узсың дисәң
Яратырга газиз сабанны!

Егет халкы таңнан урамнарда,
Чиләк тотып йөгерә малайлар.
Яш киленнәр күптән сөлге чиккән,
Түбәтәен барлый агайлар!

Ә авылның уналтыда чагы,
Сылу кыздай көяз бизәнгән.
Ишетәсеңме, кемдер җырлый әнә,
Моңлы тавыш килә үзәннән!

Бәйрәм ашы кайный казаннарда,
Бар төбәктән җыела милләтем.
Гармунчылар гармун сайратсыннар
Өлге итеп халык көйләрен!

Милләтемнең менә ел буена
Бәйгеләрне көткән чаклары.
Күңел тула, горурланмый кара,
Исән шөкер, татар атлары!

Һәр ызбага кунак кайта бүген,
Кояш көнләшерлек якты уй.
Гасырлардан килгән мирас исән-
Мәйданнарда гөрли сабантуй!..

 

Таһир Шәмсуаров

фото: Т. Шәмсуаровның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев