Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таксига бәяләр арткан

«Вести Татарстан» мәгълүматларына караганда, 1 сентябрьдә генә дә такси 31 августка караганда биш тапкыр кыйммәтрәк торган. Аналитиклар юлның һәр чакрымы өчен бәяләрнең артуын фаразлый.

Агрегаторлар аңлатканча, моның сәбәбе - транспортка техник хезмәт күрсәтүгә бәяләр арту. Аларның мәгълүматы буенча, бәяләр кайбер автомобиль җитештерүчеләр киткәннән соң күтәрелә башлаган.

Искәртеп узабыз, бәяләр арту Татарстанда гына түгел, гомумән Россия буенча да күзәтелә. Шул ук вакытта бәяләр аерыла, барысы да төбәкләргә бәйле. Мәсәлән, Йошкар-Олада сәяхәт итү бер чакрымга 15 сум тариф буенча исәпләнә.

Тарифларның үсүенә тагын бер этәргеч — таксистларның эшен чикләү турындагы закон чыгу. Вазгыятьне машинаның төсенә, шоферның мәшгульлегенә (хезмәт килешүе яки шәхси эшкуар статусы), хөкем ителмәү турында белешмә таләп итү һәм башка күп кенә таләпләр катлауландыра.

"Ш.К." сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев