Тәмле итеп балык пешерү буенча киңәшләр
Балык суга салгач батып китсә, аны ашарга ярый. Өскә калкып чыкса, ашарга ярамый.
Балык кыздырганда исе чыкмасын дисәгез, үсемлек маена чистартылган бәрәңге телеме салыгыз.
Балык шулпасына тозны баштан ук салалар.
Балыкны кыздырганда изелеп бетмәсен өчен, пешерергә унбиш минут кала, өстенә тоз сибегез.
Балык кыздырыласы майга тоз сипсәгез, ул кетердәп торачак.
Сельдь балыгы тозлы булса, аны чәй яки сөттә тотып торыгыз.
Диңгез балыгына, пешерергә 30-40 минут кала, шикәр комы сипсәгез, ул йомшаграк була.
Минога, корбан (лещ), карп балыгыннан шулпа пешерергә киңәш итмиләр, югыйсә андый шулпа ачы була.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев