Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөт сатып алу бәясенең кимүен аңлаттылар

Татарстанда һәм Россиянең башка күп кенә төбәкләрендә декабрьдән сөтне сатып алу бәясенең кимүе теркәлә.

2022 елда да шундый ук хәл булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган шимбә киңәшмәсендә сөйләде. Төп сәбәп – Татарстанда да, тулаем ил буенча да сөт продукциясе запасларының арту.

Республиканың сөт эшкәртү предприятиеләре складларында сөт продукциясе Запасы 8,7 мең тоннадан артып китте, шул исәптән ак май — 2 мең тонна, сыр — 5 мең тоннага якын, коры сөт-1,1 мең тонна. Бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40% ка күбрәк, дип ассызыклады министр.

- Запасларның артуы җирле сөт продукциясенә бәяләрнең югары булуы һәм Беларусь Республикасыннан сөт продукциясен түбәнрәк бәяләрдән сату күләмнәренең артуы белән бәйле, - диде  Җәббаров.

Агымдагы шартларда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә технологик процессларны оптимальләштерү һәм рационнарны яңадан карау мөһим, дип киңәш итте министр. Төп бурыч — уңай динамика һәм икътисадый нәтиҗәлелекне саклап, үзкыйммәтне киметү.

 

Бизнес онлайн

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев