Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан белгечләре катнаш азык пробаларында таләпләрне бозуны ачыкладылар

Барлыгы 254 лаборатор тикшеренү башкарылган.

Агропромышленность комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалы лабораториясендә  мөгезле  эре терлекләр , дуңгызлар һәм авыл хуҗалыгы кошлары өчен тулы рационлы катнаш азык, рапс, көнбагыш һәм соя сыгынтысы, азык солысы, бодай көрпәсе һәм ит-сөт онын тикшерделәр. Барлыгы 254 лаборатор тикшеренү башкарылган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча өч пробада норматив документлар таләпләренә туры килмәүләр ачыкланган.

«Мөгезле эре терлекләр өчен катнаш азык-концентрат үрнәгендә чи майның масса өлеше 2% тәшкил итте, бу нормалаштырыла торган 3,5% тан түбәнрәк. Дуңгызлар өчен катнаш азык пробаларында кальций микъдары 0,1% һәм 0,4% дәрәҗәсендә булган, норма –  0,7% һәм 0,6% . Авыл хуҗалыгы кошлары өчен продукция пробасында фосфорның массакүләм өлеше шулай ук ГОСТ норматив күрсәткечләренә җитмәде», – дип билгеләп үтте «АПК Үзәк комитеты»  Татарстан Республикасындагы филиалы заявкаларны, үрнәкләрне кабул итү һәм нәтиҗәләр бирү бүлеге башлыгы Екатерина Заболонская.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев