Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты «Үзәк Азия татарлары» дигән фундаменталь энциклопедия әзерли. Хәзер галимнәр Кыргызстан һәм Төрекмәнстан татарлары турында материаллар җыя.
Эш Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә алып барыла. Бу хакта институт директоры Эльмира Галимова «Семь дней » программасында сөйләгән.
Булачак басманы әзерләү аерым татар җәмгыятьләрен өйрәнүне үз эченә ала. 2017 елда институт «Казахстан татарлары» китабын, ә 2025 елда «Үзбәкстан татарлары» китабын тәкъдим итте. Бу эшләр киңрәк тикшеренүләр өчен нигез булачак.
Быел институтның фәнни төркеме икенче тапкыр Кыргызстанга экспедициягә китте. Тикшеренүчеләр китапханәләрдә, архивларда һәм Жусуп Баласагын исемендәге Кыргыз милли университетында эшләде.
Татар диаспорасын өйрәнү институт эшенең төп юнәлешләре исәбенә керә. 2026 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2034 елга кадәр исәпләнгән «Дала Евразиясе халыклары тарихы һәм мәдәнияте» эре фәнни проекты старт алды. Анда Татарстан Фәннәр академиясенең барлык гуманитар бүлекчәләре катнаша.
Проект кысаларында институт биш эре басма һәм тикшеренү буенча эшли: Идел буе Болгары һәм Алтын Урда энциклопедиясе, Идел буе һәм Урал буе халыклары тарихы, балалар энциклопедиясе һәм хәзерге Татарстанның кыскача энциклопедиясе.
Нет комментариев