Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләре исемлегендә Лениногорск ТОСлары да бар

2024 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсына йомгак ясалды.

Быел әлеге конкурска территориаль иҗтимагый үзидарәләрдән 183 гариза кергән. Конкурска йомгак өч төркем буенча ясалган: Казан һәм Чаллы шәһәр округлары ТОСлары арасында, икенче төркемдә 60 мең һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән шәһәрләрдә урнашкан ТОСлар, өченче төркемгә авыл җирлекләрендә, шәһәр тибындагы поселокларда урнашкан ТОСлар керә.

Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре  конкурсы Татарстанда 2015 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – ттерриториаль иҗтимагый үзидарә эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм җирле мәсьәләләрне хәл итүдә халыкның инициативаларын хуплау. 

 Быел әлеге конкурста безнең Лениногорскидан җиде ТОС иң яхшылар исемлегенә кергән һәм грантлар откан. Җиңүче булып 13нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе билгеләнгән. Призерлар исемлегендә – 4нче, 6нчы, 7нче, 10нчы, 9нчы, 3нче ТОСлар. 

Аларга 477 мең сум күләмендә грант биреләчәк, ә җиңүче үзидарәгә 1 млн сум дип хәбәр итә муниципаль берәмлекләр советы Ассоциациясе.

Грантлар хисабына ТОСлар үзләренең игелекле эшләрен тормышка ашыра алачак, болар: микрорайондагы ишегалларын төзекләндерү, спорт, мәдәни чаралар оештыру.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев