Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы 2025 елда учреждениеләр ремонтына 70 млн сум юнәлдергән

2025 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы тугыз учреждение бинасы ремонтланган.

Эшләр иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә республика программасы кысаларында башкарылган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Бу максатларга бюджеттан 70 миллион сум акча бүленгән. Әлеге акча республика урман тармагы белгечләренең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек биргән. Әгерҗе, Азнакай, Арча, Яшел Үзән, Минзәлә, Шәһәр яны һәм Чирмешән урманчылыкларында, шулай ук Әлмәт һәм Ислейтар урман хуҗалыкларында тугыз объектка ремонт ясалган.

Эш күләме биналарның техник торышына бәйле булган. Кайбер очракларда - түбәләрне тулысынча алыштырганнар һәм фасадларны җылытканнар, икенчесендә инженерлык коммуникацияләрен яңартканнар.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының милек белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Имамиев хәбәр иткәнчә, ведомствоның республика программасында катнашуы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2028 елга кадәр озайтылды.

Аның сүзләренчә, яңартылган эш урыннары һәм заманча хезмәт шартлары белгечләргә республиканың урман ресурсларын саклау һәм арттыру бурычын нәтиҗәлерәк үтәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев