Татарстан халкына корбан чалу өчен башка төбәкләрдән терлек алып кермәскә киңәш иттеләр
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.
Ул республика халкын корбан чалу максатында терлекләрне башка төбәкләрдән алып кермәскә өндәде, дип яза «Татар-информ» .
Бу чара аеруча куркыныч авыруларның таралуын булдырмау өчен кирәк.
Корбан бәйрәме быел 27 майда билгеләп үтеләчәк. Республиканың 23 районында гыйбадәт кылу өчен 61 мәйданчык әзерләнгән. Шуларның 17се Казанда урнашкан.
Көтелгәнчә, быел якынча 13 мең баш терлек чалыначак. 2025 елда бу сан 12 946 баш тәшкил иткән иде. Шул исәптән Казанда – 6 438 баш терлек чалынган. Корбан чалуның рәсми урыннарында ветеринария күзәтчелеге тәэмин ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев