Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан хастаханә һәм поликлиникаларында битлек кию режимы кертелде

Республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина имзалаган карарда шул хакта хәбәр ителә.

 

Бүгенге көннән, 15 декабрьдән  Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар арту сәбәпле кайбер чикләүләр кертелә, шул исәптән республикага битлек кию режимы әйләнеп кайтты.

Хәзер табиблар һәм пациентлар хастаханә һәм поликлиникаларда битлек киеп йөрергә тиеш булачак. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә искәртүләренчә, бу шәхси һәм дәүләт учреждениеләренә кагыла.

Балалар яки олылар тәүлек әйләнәсе яши торган социаль учреждениеләрдә дә битлек кию мәҗбүри. Моңа интернат, балалар йорты, приютлар керә.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев