Татарстан Хөкүмәте быелга өстенлекле бурычларны раслады - алар өчәү
Татарстан Хөкүмәте 2026 елга өстенлекләр исемлеген раслады.
Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын хокукый мәгълүмат сайтында бастырдылар. Документка республиканың премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
2026 елга өстенлекле бурычлар:
- бәяләр һәм тарифлар үсешен арттырмау (61,6%).
- халыкның керемнәре (хезмәт хаклары, пенсияләр, пособиеләр) һәм социаль ярдәм дәрәҗәсен арттыру (31%).
- торак-коммуналь хуҗалыгы тармагының торышын яхшырту (29,6%).
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстанда бәяләр үсешен тоткарлау, керемнәрне арттыру һәм алкоголизм һәм наркомания белән көрәш өстенлекле юнәлешләр булды.
Бизнес-Онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев