Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 15,5 меңнән артык мәдәният волонтеры исәпләнә

2030 елга кадәр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Мәдәният волонтерлары» хәрәкәтен үстерү стратегиясе кысаларында биш яңа уникаль идея-проект эшләнде.

Татарстан Республикасында 1,5 меңнән артык мәдәният волонтеры, «Мәдәният волонтерлары» хәрәкәтенең 15 вәкиллеге исәпләнә. Алар үз эшчәнлекләрен «Яшьләр һәм балалар» милли проектына ярдәм йөзеннән алып бара. Татарстан Республикасының биш районында һәм Казанда хәрәкәтнең җирле бүлекләре ачылды, дип хәбәр иттеләр Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе һәм Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында мәдәният өлкәсендә волонтерлык үзәкләре эшли. Аларда төрле волонтерлык проектлары һәм программалары тормышка ашырыла.

Волонтерлар китапханә чаралары оештыруда һәм уздыруда катнаша, социаль инициативаларны тормышка ашыруда булышлык күрсәтә, хәйрия акцияләре уздыра.

2025 елның III кварталында республикада мәдәният волонтерлары катнашында 1,2 мең чара уздырганнар.

«Ватанны саклаучылар елында мәдәният волонтерларын истәлекле урыннарны, мемориалларны һәм һәйкәлләрне, шул исәптән төбәкнең күренекле мәдәният һәм тарих эшлеклеләренә багышланганнарын саклауга, популярлаштыруга һәм торгызуга җәлеп итү Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Бу 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында да аеруча актуаль», – диде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Мәдәният волонтерлары» хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе Россиянең барлык субъектларының иҗтимагый волонтерлык хәрәкәтләре арасында әйдәп баручы һәм иң активларының берсе булып санала. Республика берничә тапкыр «Иң яхшы мәдәни волонтерлар төбәге» буларак билгеләнде һәм Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында мәдәният волонтерлары саны буенча беренче унлыкка керде.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев