17 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар бердәм пособиегә дәгъва итә ала. Ләкин аны алу өчен кайбер критерийларга туры килергә кирәк.
Татарстанда яшәүчеләр арасында кемнәр әлеге түләүне алырга хокуклы – «Татар-информ» материалында.
Түләү күләме һәм сроклары
Бердәм пособие суммасы гаиләнең матди хәлен исәпкә алып исәпләнә. Түләү күләме:
- Төбәктә бала өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50 проценты – бу пособиенең стандарт күләме.
- Бала өчен билгеләнгән яшәү минимумының 75 проценты – түләүне база күләмендә билгеләгәннән соң гаиләнең җан башына туры килгән уртача кереме бер кешегә региональ яшәү минимумыннан түбән булса, мондый сумма билгеләнә.
- Бала өчен билгеләнгән яшәү минимумының 100 проценты – түләүне 75 процентка кадәр арттырганнан соң да гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумына җитмәгән очракта каралган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда быел балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы 15 615 сумны тәшкил итә.
Әгәр гаиләдә 0 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге ике яки аннан күбрәк бала тәрбияләнсә, бердәм пособие һәр балага аерым билгеләнә. Түләүләр бала 17 яшькә җиткәнче башкарыла.
Кагыйдә буларак, пособие бер елга билгеләнә. Алдагы елга түләүне озайту өчен яңа гариза бирергә кирәк.
Бала туган көннән алып 6 ай дәвамында пособие сорап мөрәҗәгать иткәндә, түләү бала туган айдан башлап билгеләнә. Бала Россия Федерациясе гражданлыгын алганчыга кадәрге чор искәрмә булып тора: пособие бала Россия гражданлыгын алган айдан да иртәрәк билгеләнә алмый.
Әгәр гариза алты айдан соң бирелгән булса, түләү мөрәҗәгать ителгән айдан билгеләнә. Шулай ук ул баланың Россия гражданлыгын алу аеннан да иртәрәк билгеләнә алмый.
Бердәм пособиене билгеләү шартлары
Бердәм пособие аз керемле гаиләләр өчен каралган. Гаризаны караганда мохтаҗлык дәрәҗәсе комплекслы бәяләнә. Түләүне алу өчен билгеләнгән таләпләр үтәлергә тиеш:
- гаиләнең җан башына туры килгән уртача кереме бер кешегә исәпләнгән төбәктәге яшәү минимумыннан артмаска тиеш;
- хезмәткә сәләтле гаилә әгъзаларының кереме соңгы 12 айда хезмәткә түләүнең кимендә сигез минималь күләмен тәшкил итәргә тиеш;
- гаиләнең милке билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш;
- гариза бирүче һәм пособие рәсмиләштерелә торган балалар РФ гражданлыгына ия булырга һәм Россия территориясендә даими яшәргә тиеш.
Бердәм пособиегә гаризаны баланың ата-анасы, уллыкка алучы, йә опекуны (попечитель) бирергә хокуклы.
фото: татар-информ
Нет комментариев