ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 170 кеше алкоголь белән агуланып үлгән

2025 елда Татарстанда 170 кеше алкоголь белән агуланып үлгән.

Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-Информ.

Узган ел барлыгы 522 кискен алкоголь белән агулану очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең төп өлеше-балигъ булганнар (83,7%). Яшүсмерләр (8,6%) һәм балалар (7,7%) арасында очраклар сирәгрәк теркәлгән. Статистикада гадәттәгечә ир-атлар өстенлек итә.

Спиртлы эчемлек белән агулануның 170 очрагы үлем белән тәмамланган. Узган ел күрсәткеченнән 32% ка түбәнрәк-ул вакытта республикада яшәүче 250 кеше үлгән.

 


Нет комментариев