ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 4 меңнән артык кеше «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында яңа һөнәр алган

Татарстан Республикасы «Кадрлар» милли проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә.

«Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында төбәк халкы яңа белгечлекне бушлай үзләштерә яки квалификациясен күтәрә ала, дип искәрттеләр Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә белем бирү программаларында 5961 татарстанлы укый башлаган. Аларның 4281е укуларын тәмамлаган һәм квалификация документлары алган. 2026 елда барлыгы 6284 төбәк халкын яңадан укыту планлаштырыла.

Уку 16 академик сәгатьтән алты айга кадәр дәвам итә һәм көндезге форматта, шул исәптән дистанцион технологияләр кулланып үткәрелә. Гариза биргәндә хәзерге вакытта 12 белем бирү программасының берсен сайларга мөмкин. Алар арасында экскурсовод, химик анализ лаборанты, бульдозер машинисты, ясалма интеллект системалары белән эшләү белгече, промпт-инженер, программалы идарә итү станоклары операторы, стандартлаштыру белгече һәм башка һөнәрләр бар.

Укытуга эшсезләр, пенсия алды яшендәге кешеләр, 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче эшләмәүче әниләр, ДНР һәм ЛНРдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучының гаилә әгъзалары, инвалидлар һәм башка категория вәкилләре гариза бирә ала.

Чыганак: татар-информ


Нет комментариев