Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 553 804 кеше ГТО нормативларын тапшырды

Татарстанда ярты миллион – 553 804 кеше «Хезмәт һәм оборонага әзер» («Готов к труду и обороне») комплексы нормативларын тапшырды. Алардан 82 132 кеше нормативларны алтын значокка тапшырган, 102 696 кеше көмеш билге алган, ә 106 013 кеше – бронзаны.

Бүген республикада ГТО нормаларын тапшыра торган 55 үзәк эшли. Быел Әлмәт, Кайбыч, Лениногорск, Балык Бистәсе, Тәтеш һәм Югары Ослан муниципаль районнарында тагын 6 мәйданчык ачарга планлаштырыла. Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

2019 елдан республикадагы авыл мәктәпләрендә 14 спорт залы ремонтланган һәм муниципаль районнарда «Хезмәт һәм оборонага әзер» (ГТО) физкультура-спорт комплексы нормаларын үтәү өчен 31 мәйданчык булдырылган. 2022 елда Апас һәм Баулы районнарында 2 спорт залы төзекләндерелгән. Республиканың 18 спорт учреждениесенә яңа спорт җиһазы, инвентарь һәм экипировкалар сатып алынган.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2022 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 6,5 миллиард сум каралган.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча тормышка ашырыла.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-553-804-kese-gto-normativlaryn-tapsyrdy-5862507

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев