Татарстанда җәйнең икенче атнасында нинди һава торышы көтәргә, гидрометеоүзәк хәбәр итә
Татарстанда җәйнең икенче атнасы контрастлардан башлана.
Дүшәмбе, 8 июньдә, төнлә +5...+10, көнбатышта урыны белән +15 градус була.
Иртән томан булуы ихтимал. Көндез һава температурасы +22...+27 градуска кадәр җылыначак, әмма урыны белән яшен һәм хәтта боз көтелә. Яшен вакытында җил секундына 15-20 метр тизлеккә җитәчәк.
ТР Гидрометеоүзәге фаразлавынча, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә һава торышы үзгәрмәячәк. Көндез +21...+26 градуска кадәр, төнлә +8+ + 14 градуска кадәр.
Кыска вакытлы яңгырлар сакланачак, әмма бозяву күзәтелми.
ТНВ
фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев