Татарстанда «Аркадаш» халыкара яшьләр лагере старт алды. Смена «Звездный» балалар лагере базасында уза.
Аңа Татарстаннан 50 укучы һәм 13 илдән – Фәләстин, Оман, Малайзия, Индонезия, Мисыр, Үзбәкстан, Сенегал, Камерун, Марокко, Сирия, Буркина-Фасо, Мали һәм Казахстаннан 44 яшьтәш килгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме матбугат хезмәтендә.
"Аркадаш" тәрҗемә иткәндә - "дус" дигәнне аңлата. Һәм бу очраклы атама түгел. Биредә Лаештан 14 яшьлек укучы һәм аның Оманнан яшьтәше бер атна эчендә дипломатлар еллар буе төзегән тәҗрибә яши. Нәкъ менә шул халык дипломатиясе – уртак проектларда, сөйләшүләрдә һәм дуслыкта барлыкка килә. 15 яшьтә туган дуслык теләсә кайсы меморандумнан да ныграк", – дип билгеләп үтте ТР Рәисе ярдәмчесе, «Россия-Ислам дөньясы» төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин.
Җиде көн эчендә катнашучыларны музыка һәм диджеинг, хореография, театр һәм гамәли сәнгать буенча иҗади остаханәләр, чит ил кунаклары өчен рус һәм татар телләре дәресләре, Казанга һәм Болгарга экскурсияләр, Global Village мәдәниятләр фестивале, Сабантуй һәм Гала-концерт көтә. Татарстан укучылары үз мәдәниятләренең амбассадорлары, чит ил укучылары үз илләренең гореф-гадәтләре белән уртаклашалар.
Татар-информ
Нет комментариев