Татарстанда авыл халкында онкология белән авыручылар саны шәһәр халкына караганда күбрәк
Татарстанда авыл халкында онкология белән авыручылар саны шәһәр халкына караганда күбрәк.
Бу хакта җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унҗиденче утырышында республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев белдерде.
"Яман шеш авырулары авыл халкында ешрак теркәлә. Бу мөрәҗәгатьнең соңга калуын һәм авыл кешеләренең профилактик чараларга тиешенчә җәлеп ителмәвен күрсәтә", - дип сөйләде ул.
Шул ук вакытта, Абашев сүзләренчә, авыл халкында хроник авыруларның таралу күрсәткечләре шәһәр халкына караганда түбәнрәк.
"Авыл халкы арасында эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең күп булуына карамастан, аларда хроник авыруларның таралу күрсәткечләре шәһәрнекенә караганда түбәнрәк. Авылда исәптә торучы онкопациентларның саны 30% ка кимрәк булуы аеруча борчулы сигнал булып тора", - ди ул.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев