Татарстанда азык бодае партиясендә ике куркыныч корткыч тапканнар
Татарстан Республикасы буенча АПК продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәге белгечләре 2 мең тонна авырлыктагы бодай үрнәгендә зыян китерүче тере корткычлар тапканнар.
Партияне хуҗасы гаризасы буенча тикшергәннәр.
Бу хакта "Республика Татарстан" басмасы яза.
«Таможня берлегенең техник регламенты таләпләре нигезендә, ашлыкта тере корткычлар булу рөхсәт ителми», - дип аңлатты сынау лабораториясе мөдире Илсур Якупов.
Россельхознадзор хуҗага карата кисәтү чыгарган һәм бөтен партияне фумигация ысулы белән зарарсызландырырга кушкан. Эшкәрткәннән соң бодайны кабат тикшерәчәкләр.
НТР 24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев