Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде. Күпмегә?

Узган атнада – 12-19 сентябрьдә Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинга, шулай ук дизель ягулыгына бәяләр арткан. Бу мәгълүматларны Татарстанстат игълан итте.

Статистика мәгълүматларына караганда, АИ-92нең уртача бәясе 1 тиенгә артып, литры 45,93 сум булган. АИ-95 бензины бәясе 8 тиенгә күтәрелгән. Бер литры 49,42 сумны тәшкил итә.

Дизель ягулыгы бәясе 11 тиенгә күтәрелде. Ул бер литры өчен 52,62 сумнан 52,73 сумга җитте. Шул ук вакытта АИ-98 бензинының бәясе элекке дәрәҗәдә калды. Бер литры 52,4 сум тора.

Шуны әйтергә кирәк, хәзер АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин 2022 ел башы белән чагыштырганда арзанрак. Декабрь азагында АИ-92 бензинының литры – 45,98 сум, ә АИ-95 бензины 49,51 сум тора иде.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-benzin-ham-dizel-yagulygy-kyimmatlande-5860461

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев