Татарстанның көньяк-көнчыгышында геопарк барлыкка киләчәк
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның көньяк-көнчыгышында геопарк барлыкка киләчәк

Йомгаклар буенча картографик материаллар һәм объектларны сайлауның нигезләмәләре әзерләнәчәк.

Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән һәм Сарман районнарында геопарк булдырырга ниятлиләр. Республика Рәисенең шул хактагы указы проекты коррупциягә каршы тикшерү уза.

Геопаркка махсус сакланылышлы табигать территорияләрен, республика әһәмиятендәге объектларны, шулай ук фән, мәгариф һәм туристлык өлкәләре өчен мөһим булган табигый, геологик, тарихи, археологик, мәдәни объектларны кертү күздә тотыла.

Указ проекты нигезендә геопарк булдыру туризмны үстерүне, территорияләрнең фәнни-мәгариф мөмкинлекләрен арттыруны, Татарстанның халыкара абруен ныгытуны, шулай ук республиканың геологик, биологик, индустриаль, тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклауны күздә тота.

 

 https://tatar-inform.tatar

фото: С.Исхаков.


Нет комментариев