Чирмешәндә «Хоккей сезонын ачу»га багышланган, 2016 елгы яшүсмерләр командалары арасында алкалы хоккей буенча турнир узды.
Җиңү өчен биш команда көрәште:"Тимер ябалаклар"(Чирмешән), "Нефтяник" (Лениногорск), "Академия" (Усть-Кинельский бистәсе),"Арслан"(Бөгелмә) һәм "Биек Тау"(Биектау).
Тренер Сергей Иванович Плохов җитәкчелегендәге"Нефтяник" командасы җанатарларны тагын сөендерде: егетләр турнирда 3нче урынны яуладылар.
Аерым казанышлар да игътибарга лаек: Ярослав Кошечкин турнирның иң яхшы капкачысы, ә Сергей Иванович Плохов иң яхшы тренеры дип танылды.
Яңа сезон нәтиҗәле булсын.
Нет комментариев