Татарстанда яңа май экстракцияләү цехы ачылды
Ул елына 5000 тонна май җитерә алачак.
Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Карамалы авылында көнбагыш орлыкларын эшкәртү буенча май цехы төзелеше төгәлләнде. Ул елына 5000 тонна май җитерә алачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Цехта көнбагышның орлыкларын сыгалар һәм алардан үсемлек мае алалар. Эшкәртү линиясе сәгатенә 700 килограмм орлыкны куллана һәм тәүлек буе эшли, тәүлегенә ул 16 тоннага якын орлыкны эшкәртә.
Цех бер ел эчендә файдалануга тапшырылган. Төзелеш 2024 елның гыйнварында башланды. Компания декабрьдә эшләтеп җибәрү эшләрен төгәлләде, шуннан соң цехта көнбагыш орлыкларын эшкәртү процессы башланды һәм көнбагыш маеның сынау партиясе чыгарылды.
Татарстан – Идел буенда майлы культураларны иң зур эшкәртүчеләрнең берсе, төбәк Идел буе федераль округында җитештерү күләме буенча Саратов һәм Самара өлкәләреннән генә калыша.
https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yana-mai-ekstrakciyalau-cexy-acyldy-5898644
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев