Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны арткан

Ел башыннан Татарстанда 294 янгын булган

Бу узган елның шушы чорына караганда 12,6% ка күбрәк.

21 кеше һәлак булган, бу үткән ел белән чагыштырганда 13 кә күбрәк.

Бу хакта «Татар‑информ» да узган матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

"Республиканың 27 районында янгыннар саны артуы күзәтелә. Шул ук вакытта һәлак булучылар саны арту – 11 районда. Иң күп һәлак булучылар Әлмәт, Алабуга районнарында һәм Казанда", - дип билгеләде ул.

Быелгы янгыннарның төп сәбәпләре – төзек булмаган электр җиһазлары һәм ут белән саксыз эш итү.

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев