Татарстанда яшәүчеләрне октябрьдә алты көнлек эш атнасы көтә
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда яшәүчеләрне октябрьдә алты көнлек эш атнасы көтә

Октябрь азагында алты көнлек эш атнасы көтелә.

1 ноябрь – шимбә ялын дүшәмбе – 3 ноябрьгә күчерүгә бәйле бу. Россиядә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Эш көне булмаган бәйрәм көне ул.

Шул сәбәпле, халыкка рәттән өч көн ял итү мөмкинлеге тудыру өчен, 1 ноябрь шимбә ялы дүшәмбе – 3 ноябрьгә күчерелә. Исегезгә төшерәбез: быел республикада атнасына 5 көн эшләүчеләр өчен 245 эш көне һәм 120 ял көне каралган.

 

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/09/182392/


 


Нет комментариев