Татарстанда импортны алмаштыруны үстерү буенча яңа планны расладылар
Татарстан Республикасы промышленносте өлкәсендә импортны алмаштыруны үстерү буенча чараларның яңа планы расланды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына кул куйды.
План кысаларында ярдәм чараларын күрсәтү өчен өстенлекле проектлар итеп:
- импортны алмаштыру буенча федераль тармак планнарын гамәлгә ашыруда, шулай ук импортны алмаштыра торган продукцияне Россия җитештерүчеләре һәм Евразия икътисадый берлеге әгъза – дәүләтләре җитештерүчеләре белән кооперация чылбырларында катнашучы сәнәгать предприятиеләре проектлары;
- сәнәгатьнең өстенлекле тармакларындагы комплекслы инвестиция проектлары исемлегенә кертелгән проектлар;
- граждан сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен үткәрүне күздә тоткан проектлар.
Планны гамәлгә ашыруның ахыргы нәтиҗәләрен бәяләү индикаторлары сәнәгать җитештерүе индексы, эшкәртү производстволарында сәнәгать җитештерүе индексы һәм Татарстан Республикасы экспортының гомуми күләмендә чимал булмаган продукция өлеше булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев