Татарстанда кыш айларында балыкларны коткару акциясе башланды
Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Рыбе — быть! (Балык – булсын!)», кышкы чорда балыкларның катып калуын булдырмауга юнәлдерелгән экологик акция башланды.
Сулыклардагы тотрыклы кар һәм боз капламы суга кислород керүне чикли, бу исә су асты тереклек ияләре өчен куркыныч тудыра. Бу хакта биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.
Акциягә беренче булып Татарстанның биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Алексеевск районының һәвәскәр балыкчылары да кушылды. Алар, кислород керүен тәэмин итеп һәм балыкларның үлү куркынычын киметеп, сулыкларда 100гә якын бәке ясаганнар.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, мондый чаралар кыш саен озакка сузылган салкыннар вакытында үткәрелә. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты район белгечләренә мөрәҗәгать итеп, республика халкы да акциягә кушыла ала. Сулыкларны аэрацияләү эшләре боз катламы беткәнче дәвам итәчәк.
«Вести-Татарстан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев