Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда кыска эш атнасы башланды

Лениногорскида кыска эш атнасы башланды.

Бу Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле.

Биш көнлектә эшләүче татарстанлылар нибары өч көн – 9 июньнән 11 июньгә кадәр эшләячәк. Пәнҗешәмбе, 12 июнь, ял көне булачак. Җомга көнне, 13 июньдә, 8 марттан өстәмә ял көне күчерелү сәбәпле, татарстанлылар ял итәчәк.

Бу атнаның соңгы эш көне – 11 июнь – бәйрәм көненнән алда булу сәбәпле, эш көне бер сәгатькә кыскара. Димәк, бу атнада татарстанлылар 23 сәгать эшләячәк. Бу, биш көнлектәге 40 сәгатьлек эш белән чагыштырганда, ике тапкырга диярлек кимрәк.

Әгәр дә бәйрәм көне, 12 июнь, хезмәткәрнең ялына туры килә икән, бу көн турыдан-туры ял исәбенә керми, димәк, отпуск үзе бер көнгә озайтыла.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев