Татарстанда М7 трассасында чит ил машинасы фурага килеп бәрелгән
Татарстанда «Волга» М7 федераль трассасы участогында «Малиновка» контроль-үткәрү пунктыннан соң җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
Беренчел мәгълүмат буенча, Kia җиңел автомобиле югары тизлектә йөк машинасы белән бәрелешкән.
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, бәрелү җиңел машинаның алгы өлешенә туры килгән, ул тимер өеменә әйләнгән.
Урында ашыгыч хезмәтләр эшли.
Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат һәм һәлакәтнең төгәл шартлары ачыклана. Беренчел версия буенча, һәлак булучылар юк.
Казань-КП
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев