Татарстанда мәктәп һәм көллиятләргә капиталь ремонт барышын бәяләделәр
Татарстанның кайбер районнарында уку йортларына капиталь ремонт башланды.
«Бердәм Россия» вәкилләре партиянең Халык программасы кысаларында модернизацияләнә торган мәктәп һәм көллиятләрдә булдылар. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яр Чаллыда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин, Автоград шәһәр Советы депутаты Эдуард Панфилов һәм шәһәрнең үзәк район башлыгы Фидарис Хәбибуллин составындагы бердәмроссиялеләр Яр Чаллы политехника көллияте тулай торагына капиталь ремонтның барышы белән таныштылар.
Көллият үзенең тарихын 1981 елдан, Чаллыда техник училище ачылганнан бирле исәпләп чыга. Хәзер уку йорты Татарстанның һөнәри белем бирүнең ресурс үзәге статусына ия. «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында көллият мәгариф-җитештерү кластерының үзәгенә әверелде.
Лениногорскида исә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 14 нче мәктәпне модернизацияләү башланды. Проект махсус ихтыяҗлары булган балаларны укыту өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыруга юнәлдерелгән, бу аларның тулы канлы үсеше һәм социализациясе өчен аеруча мөһим.
Капиталь ремонт уку сыйныфларын, махсуслаштырылган кабинетларны, спорт залын, санузелларны һәм башка бүлмәләрне яңарту буенча комплекслы эшләрне күздә тота. Спорт мәйданчыгы һәм теплица ремонтланачак, канализация, су, электр челтәрләре яңартылачак. Заманча яктырту урнаштыру планлаштырыла.
"14 нче коррекция мәктәбендә капиталь ремонт махсус ихтыяҗлары булган балалар өчен белем бирү сыйфатын яхшырту юлында мөһим адым булачак. Яңартылган мәктәп үз укучыларын заманча, уңайлы һәм куркынычсыз шартларда каршы алачак, бу уку процессына гына түгел, һәр баланың шәхесен үстерүгә дә ярдәм итәчәк«, - дип билгеләп үтте «Бердәм Россия»нең Лениногорск җирле бүлеге башкарма секретаре Игорь Храмов.
Быел Лениногорскида шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча масштаблы программа гамәлгә ашырыла. Шәһәрне яңартуга 3,5 млрд сум юнәлдереләчәк, дип хәбәр иткән иде элегрәк Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов.
4, 13 һәм 14 нче мәктәпләрне, балалар йортын, музыка мәктәбен һәм нефть техникумын ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук спорт объектлары, ишегалды территорияләре, күпфатирлы йортлар модернизацияләнәчәк һәм төзекләндереләчәк.
Фото: пресс-служба Татарстанского регионального отделения партии «Единая Россия».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев