Татарстан Министрлар Кабинеты башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру өчен норматив чыгымнарны, шулай ук 2025 елга кадәр кайнар ризык бәясен раслады.
Бу карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Аның буенча туклану бәясе ел саен артачак, шул ук вакытта башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары өчен бушлай булып калачак.
Шулай итеп, 2023 елда башлангыч мәктәпнең бер укучысына кайнар ризыкның уртача бәясе 58,94 сум, 2024 елда – 61,30 сум, ә 2025 елда 63,75 сумга кадәр артачак. Шул ук вакытта башлангыч сыйныф укучыларына бушлай кайнар ризык ашатуга норматив чыгымнар 2023 елда 58,94 сум тәшкил итәчәк, 2024 елда – 61,30 сум, 2025 елда – 63,75 сум, диелә документта. Ул 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Искәртик, 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин башлангыч мәктәп укучыларына – 1-4 сыйныфларга бушлай кайнар ризык ашату турындагы законга имза куйды. Аның буенча башлангыч сыйныф укучылары көнгә ким дигәндә бер тапкыр бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш, ә менюда кайнар ризык та, кайнар эчемлек тә булырга тиеш.
фото: редакция архивыннан. Гөлназ Хәйретдинова фотосы
Нет комментариев