Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда маркетплейсларда эшләргә булыша торган яңа сервис ачылды

МСП.РФ цифрлы платформасында яңа «Маркетплейсларда һәм социаль челтәрләрдә сату» сервисы эшли башлады.

Ул онлайн-сәүдә белән шөгыльләнә торган эшмәкәр һәм үзмәшгульләргә үзләренә туры килгән маркетплейсны сайларга һәм гамәлдәге ярдәм чаралары турында мәгьлүмат алырга булышачак.

Платформаны кулланучылар электрон сәүдә мәйданчыкларында эшләүнең шартларын төрле параметрлар буенча махсус фильтр аша үткәреп, чагыштырып карый ала. Үз хезмәтләрен таныту, товар һәм хезмәтләрнең карточкаларын тутыру өчен маркетплейслардагы махсус шартлардан файдалану мөмкинлеге дә бар. Шулай ук маркетплейсларда эшләү өчен төбәк тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чараларының туры килгән махсус исемлеге тәкъдим ителә.

Яңа сервиста Ozon, Авито, ВКонтакте, Осталар ярминкәсе, Мегамаркет, Профи.ру белән эшләү буенча файдалы инструментлар тәкъдим ителә. Әлеге мәйданчыклар Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация тарафыннан сайлап алынган. Алар эшмәкәрләргә онлайн-сәүдә өлкәсендә үз бизнесын башларга һәм үстерергә ярдәм итәргә әзер.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев