Татарстанда  миллиардерлар һәм миллионерлар саны билгеле булды
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда миллиардерлар һәм миллионерлар саны билгеле булды

Татарстан байый бара.

2026 елгы декларация кампаниясе мәгълүматлары буенча, республикада 39 миллиардер исәпләнә — узган ел белән чагыштырганда икегә күбрәк. 

Ә миллионерлар саны (100 млн нан 1 млрд ка кадәр керем белән) 38 кешегә артып, 340 ка җитте. 

Әмма төп сикереш – 1 дән 10 миллион сумга кадәр категориядә. Монда үсеш чиреккә якын (23%) тәшкил иткән, ә мондый салым түләүчеләрнең гомуми саны 117 меңнән артып киткән. 

«Без бай гражданнар санының тотрыклы рәвештә үсүен күрәбез, теркәп барабыз», — дип билгеләп үтте Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин брифингта. 

 

ТНВ

фото: Нейрочелтәр ярдәмендә 

 


Нет комментариев