Бүген, 23 октябрьдә, мобилизацияләнгән татарстанлыларның беренче эшелоны Казаннан китте.
«Татар-информ»га билгеле булганча, алар махсус хәрби операция зонасына түгел, ә Россиянең Үзәк хәрби округы территориясендә урнашкан хәрби частькә даими урнашу урынына барачак.
Мобилизацияләнүчеләр анда корал, техника алачак һәм хәрби әзерлекнең чираттагы этабын узачак. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, әлеге әзерлек якынча бер ай дәвам итәчәк.
Киләсе атнада мондый эшелоннар барлыгы өчәү булачак.
Фото: © Елена Сәлахова
Нет комментариев