Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда өлкәннәр өчен «балалар бакчалары» булдырырга уйлыйлар

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр өчен балалар бакчаларына охшаш учреждениеләр булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Бу инициатива «Бердәм Россия» партиясенең халык программасына тәкъдимнәр туплау форумында яңгырады.

Светлана Захарова сүзләренчә, тәкъдим ителгән учреждениеләр кешеләргә өлкән әти-әниләре турында кайгырту өчен эштән баш тартмаска мөмкинлек бирәчәк. Бу гаиләләргә бергә калырга һәм бер үк вакытта хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә ярдәм итәчәк.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру республикада инде эшләп килүче актив озын гомер программасына, шул исәптән «Өченче яшь университеты»на (Университет третьего возраста) һәм өлкәннәр өчен кабул итүче гаиләләр институтына өстәмә булып торырга мөмкин.

Уңышлы булган очракта, Татарстан тәҗрибәсен бөтен Россиягә тарату тәкъдим ителә.

 

Казанские ведомости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев