Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда шәҗәрә төзергә ярдәм итүче «Ядкяр» генеалогия порталы ачылачак

2027 елда Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты Татарстанда һәркемгә дә үз нәсел шәҗәрәсен, ата-бабалары турындагы мәгълүматны алу мөмкинлеге булган «Ядкяр» генеалогия порталын эшләтеп җибәрәчәк.

Бу хакта  «Ядкяр» генеалогик үзәге» тарихи-шәҗәрә тикшеренүләренең коммерцияле автономияле булмаган оешмасы рәисе Айсылу Галиева хәбәр итте.

«Шәҗәрә – җентекле хезмәт, бу тулы бер фәнни-тикшеренү эше. Кызганычка, һәр кеше дә үз шәҗәрәсен төзи алмый. Бу архив документларының хәзерге телдә түгел, ә иске татар, гарәп, иске рус телләрендә язылуы белән аңлатыла. Шәҗәрә ясау өчен бик күп вакыт кирәк, мәсәлән, хәзерге вакытта ул 6 айдан артык вакыт таләп итә, ә «Ядкәр» порталы ачылганнан соң, алдан кертелгән язмалар нигезендә шәҗәрә 2-3 сәгать эчендә генә төзеләчәк», – дип билгеләде ул.

«Ядкяр» генеалогия порталы» проекты буенча мәгълүмат җыю 2019 елда башланган. Барлык архив документларын, ягъни 112 миллионга якын язманы, цифрлаштырганнан соң, республиканың һәр кешесе үзенең шәҗәрәсен электрон рәвештә бушлай ала алачак.

«Бу, архив документлары нигезендә төзелгән, дөрес мәгълүматлар булачак. Хәзерге вакытта портал тулыландырыла, мәгълүмат һәр авыл буенча җентекләп җыела, барлык архив язмалары һәм документлар тәрҗемә ителә. 2027 елда портал ачылыр дип көтелә», - дип хәбәр итте Айсылу Галиева.

Шулай ук Айсылу Галиева порталда шәҗәрәне традиция буенча ир-ат ягыннан гына түгел, ә хатын-кыз ягыннан да төзеп булачагын билгеләде.

«Традиция буенча, шәҗәрәне ир-ат ягыннан төзиләр, ә хатын-кыз ягы югала. Ә бөтен авылларның да шәҗәрәсе төзелгәннән соң, без хатын-кыз ягын да белү мөмкинлегенә ия булабыз. Проект кысаларында без бөтен туганнарыбызны таба алачакбыз. Шәҗәрәләрне без бөтен авыл өчен эшлибез, чөнки архив документлары авыл буенча алып барылган. Аларны авыл буенча тәрҗемә итү дә күпкә уңайлырак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев