Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 101 яңа очрагы ачыкланган, шуның икесе - Лениногорскида
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 101 яңа очрагы ачыкланган.
25 кеше хастаханәдә, 76 кеше өендә дәвалана
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь аралыгында (27 кеше) һәм 60-70 яшь аралыгында (26 кеше) булуы билгеле.
Казанда — 50, Чаллыда — 12, Түбән Кама районында — 6, Яшел Үзән районында — 5, Әгерҗе районында — 4,
Актаныш, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Лениногорск, Тукай районнарында — икешәр,
Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында берәр очрак теркәлгән.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 12 174 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев