Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда тычканнар күбәйгән, язын агачларны кимерә башлаячаклар

Бакчачыларга инде хәзер үк чарасын күрергә кирәк.

Гыйнвар аенда җылы җепшек һава тычканнарның буш торучы бакча йортларына, шәхси йортларның янкормаларына күпләп оялавына китергән. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

“Шуның кадәр күп тычканны инде күптәннән күргәнем юк иде, – дигән Чаллының тәҗрибәле агрономы Владимир Диденко басма хәбәрчесенә. – Шунысы куркыныч: язын, үрчи башлагач, ашарга күп кирәк була башлаячак һәм тычканнар җимеш агачлары кабыкларын кимерә башлаячак”.

Ә инде кимерүчеләрнең кайры белән “сыйланулары” бик аянычлы тәмамланырга: үсентеләр һәлак булырга мөмкин.

Белгеч киңәш иткәнчә, кышка “әзерләнмәгән” җимеш агачларын карап-барлап чыгу мөһим. Диденко әйтүенчә, кимерүчеләрдән котылу өчен бакчаның төрле почмакларына агулы ризыклар куеп чыгарга кирәк.

“Бүгенге препаратлар озаграк, әмма бик нәтиҗәле тәэсир итә”, – дип аңлатып үткән ул. Әйтергә кирәк, тәҗрибәле бакчачылар арасында бу максаттан каен дегете кулланучылар да байтак. Чүпрәкне, мамык яки тактаны, дегеткә манып, кимерүчеләр күренгән урыннарга куйсаң, алар бик озакка юкка чыга икән.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/160243/

© Ватаным Татарстан

фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев