Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда законсыз рәвештә тонналап балык һәм бик күп тере кысла тотканнар

Спас районында хокук саклау органнары су биоресурсларын законсыз тоту турындагы җинаять эше кысаларында масштаблы тентүләр уздырды.

Республика прокуратурасы контролендә булган чаралар бер үк вакытта берничә торак пунктта узды, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Нәтиҗәдә 85 тоннадан артык балык, 2000нән артык тере кысла, кабул итү һәм гамәлгә ашыру процессын терки торган документлар тартып алынды.

Төп хокук бозу — законсыз тотылган балык продукциясендә кирәкле маркировканың бөтенләй булмавы. Шуның нигезендә хокук саклаучылар Җинаять кодексының ике маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итә: су биоресурсларын законсыз тоткан өчен (РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе) һәм маркировкасыз товарлар җитештерү, сатып алу, саклау яки сату буенча (РФ Җинаять кодексының 171.1 маддәсе).

 

Фото: скрин видео прокуратуры РТ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев