Татарстанлылар депозитлар һәм счетларында 1,3 трлн сумга якын акча саклаганнар
2025 елның декабрь башына Татарстан халкының банк счетларында һәм кертемнәрендә акчалар күләме 1,3 трлн сумга җиткән (эскроу счетларын исәпкә алмыйча).
Бер ел эчендә банкларда аларның үсеше 17% тан артык тәшкил иткән. Мәгълүматларны Россия Банкы хәбәр итә.
Үсеш узган елның октябрь – ноябрендә банк кертемнәре буенча ставкаларның инфляциядән югарырак булуы һәм элеккечә вкладчыларны җәлеп итүе белән аңлатыла. Моннан тыш, кайбер банкларда кыска вакытка депозитлар буенча ставкалар арткан.
"Кертемнәр буенча ставкалар инфляциядән югарырак калды һәм татарстанлыларга үз акчаларын арттырырга ярдәм итте", — дип ассызыклады Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан буенча Милли банкы бүлекчә идарәсе Марат Шәрифуллин.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев