Татарстанлыларга нинди вирусның онкологиягә китерергә мөмкинлеге турында сөйләделәр
Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре хәбәр итә.
Кеше папилломасы вирусы яман шеш үсеше куркынычын шактый арттыра. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре искә төшерде.
Бу вирусның 200 гә якын төре бар, ләкин аларның кайберләре генә югары онкоген куркынычка ия һәм аналык, тамак һәм башка яман шешләргә китерергә мөмкин.
ВПЧга (вирус папилломы человека) каршы вакцинация беренчел профилактиканың нәтиҗәле чарасы булып тора һәм бөтен дөньяда 2006 елдан бирле кулланыла.
Прививка йогышлануны булдырмаска ярдәм итә һәм вирус белән бәйле онкологик авырулар үсеше куркынычын сизелерлек киметә.
Исегезгә төшерәбез, халыкка төрле авыруларны профилактикалау турында мәгълүмат бирү «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев