Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлыларга пенсиянең бер өлешен нинди очракларда кире кайтарырга мөмкин булуын аңлаттылар

Пенсия – өлкән буын кешеләренә дәүләт ярдәме чараларының берсе.

Тик аерым очракларда пенсионердан түләүнең бер өлешен кире алырга мөмкиннәр. Бу хакта "Татар-информ"  яза.  

Әгәр пенсионер түләнә торган пенсия күләменә йогынты ясый торган үзгәрешләр турында вакытында хәбәр итмәсә, пенсиянең бер өлешен кире кайтару бурычы туа.

Мисал өчен, закон нигезендә, әгәр аның карамагында балигъ булмаган туганнары булса, пенсионерга өстәмә түләү каралган. Карамактагы һәр кеше өчен түләү өстәмә билгеләнгән түләүнең өчтән берен тәшкил итә. Әгәр карамактагы кеше югары уку йортында яки урта махсус уку йортында көндезге бүлектә укыса, аңа түләүләр 23 яшькә кадәр озайтыла.

Әйтик, карамактагы кеше 20 яшендә читтән торып укуга күчкән яки куылган икән, шул вакыттан башлап пенсионерның аның өчен өстәмә түләү алырга хокукы юк. Ләкин пенсионер статусның үзгәрүе турында вакытында хәбәр итмәсә һәм берничә ай дәвамында бу өстәмәне алуын дәвам итсә, аңа артык түләгән бөтен акчаны кире кайтарырга туры киләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев