Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр яңа телеканал өчен исем сайлады
Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр Әлмәттә булачак яңа телеканал өчен исем сайлады. Төрле социаль челтәрләрдә актив фикер алышу булды.
«Әлмәт ТВ» хәбәр итүенчә, тавыш бирү өчен төрле исемнәр тәкъдим ителгән. Алар арасында «Регион-Татарстан», «Холмы ТВ», «Тат-Көньяк ТВ», «Нефтянка ТВ», «ЮВТ-24» бар. Әлмәтлеләрнең күбесе соңгы вариантны сайлаган.
«Регион-Татарстан» һәм «Тат-Көньяк ТВ» кебек исемнәр дә күп тавыш җыйган.
Комментарийларда татарстанлылар үзләре дә «Салават күпере», «ЮВ-ТВ», «Нефтьче ТВ», «ЮВТ 16» яки «116» дигән үз исемнәрен дә тәкъдим иткән.
Якын арада алып баручы һәм журналистларга кастинг үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев