Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның бер районына бүреләр ияләшкән

Бүрене беренче булып Зәй районы Чубаклы авыл җирлегенең Суык Чишмә авылы урман хуҗалыгы хезмәткәре күреп алган.

19 майда "Шайтан яр" урман полосасы эчендә бер куаклыкта ана бүрегә тап булган. Бу очрашуны ул фотога төшереп алган, дип яза "Новости Заинска". 

— Бәлки, ул Зәй районы аша күчеп йөрүче бүредер. Әмма җанварның даими яшәү урыны эзләп йөрү ихтималы да бар, – ди Татарстан биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Әдиб Габдрахимов.

Аның сүзләренчә, 22 май көнне иртән Зәй урманчылары Кармалка авылы янындагы урман полосасында бүре күрүләре турында кабат хәбәр иткәннәр. Димәк, кыргый җанвар кешеләрнең йортлары янында гына йөри һәм куркыныч тудыра.

«Кармалы» һәм «Елховлес» аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре Зәй районында бүре үрчүен туктату максатыннан, ана бүрене табу һәм юк итү максатыннан көндезге һәм төнге патрульгә чыккан.

"Шәһри Казан" сайтыннан фото һәм мәгълүмат алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев